«Ана йөрәге»: әдәби-шигъри сәгать (18+)

Әни. Әнием… Иң якын, кадерле һәм бердәнбер кешегә эндәшә торган бу тылсымлы сүздә күпме җылылык. Әниләрнең мәхәббәте безне олыгайган көннәргә кадәр җылытып тора. Әни безне зирәк булырга өйрәтә, киңәшләр бирә, безне кайгырта. Ана мәхәббәте канатландыра, көчсез, кыюсызларга көч бирә, безне батырлыкларга илһамландыра. 

29 ноябрь көнне 1 нче санлы китапханәдә «Илһам» клубы кысаларында «Ана йөрәге» дигән әдәби-шигъри сәгать узды.

Литературно-поэтический час
2
1

Китапханәче чарага килүчеләрне иң матур көн, мәхәббәт, изгелек һәм зирәклек бәйрәме белән котлады. Тыңлаучыларга һәр кеше өчен әнинең нинди зур мәгънәгә ия булуы турында сөйләде. 

Кызыклы һәм шаян, төрле бәйгеләрдән торган күңел ачу программасы әзерләнде. «Көйне таны» бәйгесендә, мәсәлән, хатын-кызлар әниләр турында җырларны таныды. «Ризыкның ничек аталганын бел» бәйгесе барысына да ошады, анда рецепттагы әйберләр саналды һәм шуннан кайсы ризык икәнен белергә кирәк булды. Бу бәйге аеруча күңелле узды, чараның күп кенә катнашучылары үзләренең яраткан ризыкларын әзерләү серләре белән уртаклашты.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: